9 июня 2017 года юбилей нашей землячки-бизякинки, ученой, внесший весомую лепту в изучение истории общественного движения татарских женщин на рубеже Х1Х и ХХ веков Альты Хазеевны Махмутовой.
…Так получилось, что Альте апа судьбой было уготовано быть первой во многих жизненных ситуациях. Старший ребенок в семье. Одной из первых из села Бизяки проложила тропинку остальным сельчанам для получения среднего образования, закончив школу в Бондюгах. Одна из первых выпускников школы, получивших высшее образование в Казани. Одна из первых наших земляков, ставших кандидатом наук. Первая, кто написала уникальную книгу-историю села Бизяки, обоснованную на многочисленных исторических документах. Презентация ее многолетнего труда- книги «Бэзэкэм, туган бишегем» состоялась 11 февраля 2017 года в Доме культуры с.Бизяки. На днях вышла из печати дополненная версия этой книги на русском языке «Колыбель моя, Бизяки». Эти труды еще долгие годы будут давать каждому читателю не только знания об истории родного края, но и духовную силу, добавлять веру в свои силы при преодолении различных жизненных препятствий: наши предки жили достойно в непростых условиях и добивались своих целей- значит, и мы сможем!
Альта апа, невзирая на свои многочисленные научные достижения, почетные звания, высокий рейтинг среди ученых-историков Татарстана, в жизни остается простой и доброжелательной в общении, искренне радующейся успехам своих друзей, учеников, земляков. О ее отношение к жизни, к своим близким и малой родине, к своим друзьям и землякам сказать лучше, чем она рассказала в своей книге «Бэзэкэм, туган бишегем», невозможно.
Пользуясь случаем, сегодня раскроем и маленький секрет «нашей фирмы». Альта апа еще была и добрым наставником, оберегавшим нас от ошибок и дававшим вектор движения в период создания нашего сайта, формирования его содержания. Большое Вам спасибо за неоценимую помощь, Альта апа!
От имени всех читателей сайта поздравляем Вас, уважаемая Альта апа, с юбилеем и желаем крепкого здоровья, счастья, новых творческих находок и успехов! Огромное Вам спасибо за такой щедрый подарок нашим землякам, как уникальная история нашего края и села Бизяки, на которую Вы потратили более 3-х десятилетий работы в архивах, изучении научной литературы и колоссальное количество своих душевных сил!
А сейчас, продолжая традиции, дадим слово друзьям, коллегам Альта апа…
Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Үз исемемнән һәм авыл халкы исеменнән, Сезне, хөрмәтле Альта Хаҗи кызы, олуг бәйрәмегез – 80 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз. |
Коръәни Кәримдә: “Аллаһуның сәламе туган көнеңдә, үлгән көнеңдә, кабердән кубарылган чагында”(19-33), ягъни, Аллаһуның рәхмәтенә ирешәчәк шул, кем гомерен Аллаһ риза булырлык – биргән нигъмәтләренә канәгать булган, кушканнарны җиренә җиткереп үтәгән, тыйганнарыннан тыелган - тәкъдиренә риза булучы.
Пәйгамбәребез (с.в.г.)нән бер кеше сорады:”Әй, Аллаһның илчесе, иң хәерле кеше кем була?” Пәйгамбәребез (с.в.г.) әйтте: “Кемнең гомере озын һәм гамәле яхшы – шул.”
Һәрбер кешенең гомере кыска бер мизгел. Шул мизгелләр авылыбызның, республиканың, илебезнең тарихы белән бәйләнгән.
Хәтерләрдә саклана – әби-бабаларыбызның игенчелек белән шөгыльләре, күп балалы гаиләләр булу, аларны үз нигезләре янында йорт төзеп башка чыгару, гражданнар сугышы, революция еллары. Күмәк хуҗалыклар оештыру яңа бер чор булып тора. Бер яктан хәлле крестьян халкын чит җирләргә сөрсәләр, икенче яктан – халыкка гыйлем бирү өчен мәктәпләр төзелгән, авылларга техника кайта башлаган. Халыкның хәле җиңеләя башлаган чакта яңадан Икенче Бөтендөнья сугышы башланган. Фронтта хәлләр авыр була, тылда да җиңел түгел – ачлыктан һәм чирдән халык кырыла.
Сез дә шул сугыш чоры баласы. Авыл мәктәбендә җыелган яңа коллектив төрле буын вәкилләренә гыйлем бирә башлый. Шул чорда төрле өлкәләрдә эшләргә сәләтле галимнәр чыктылар. Шушы зыялылар арасыннан менә Сез дә, яшьлек хыялыгызны тормышка ашырып, халкыбызның , авылыбызның тарихын барлап безгә җиткердегез. Зур рәхмәт хезмәтегез өчен.
Сезгә исәнлек-саулык телибез. Сездән бөркелгән нурдан, килгән җылылыктан кешеләр рәхәтлек, җаннарына тынычлык, авыруларына шифа тапсын. Хөрмәт белән туганың Мансур хәзрәт.
Сезгә миннән ак теләк... Альта Хаҗи кызы Мәхмүтова турында җыйнак кына сөйләү җиңел эш түгел. Без аны авылдашыбыз итеп тә, гомере буе Казанда укыган, укыткан, гыйльми дәрәҗәләргә ирешкән олуг Галимә буларак та беләбез. |
Әдәпле, гыйлемле, уңган-булган гаиләдә туып үсү насыйп булган аңа. Балалар бакчасында ук “чатнатып” шигырьләр сөйли, мәктәптә беренче укытучысы Әминә апасын, сорау өстенә сорау биреп, аптыратып бетерә, өйдәгеләргә дә аннан тынгылык юк икән.
Әнисе Рокыя апа ягыннан әби-бабалары – 10 буын муллалар. Затлы, зыялы, укымышлы нәсел! Менә шундый нәсел дәвамчысы булуы, әтисе ягыннан бирелгән әдәп, тырышлык, үҗәтлек кебек сыйфатларга өстәп, үзенең үтә дә кызыксынучанлыгы, күп белергә, һәрнәрсәгә төшенергә омтылулары Альта Хаҗи кызының киләчәктә Тарих дигән зур дөньяга кереп китүенә ныклы җирлек була. Ә тарих ул – зур сабак, кешелекнең чикләнмәгән байлыгы, аның үткәне һәм киләчәге. “Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк”, - диләр ич. Үткәннәргә бәйле рәвештә киләчәк тарихы языла.
Альта Махмутова белән мин күп аралаштым дип әйтә алмыйм. Сеңлесе Әнисә белән бер чорда мәктәптә, аннары институтта укыганда, Наҗия апасы әле исән чакта аларда сирәк-мирәк күрешкәли идек. Ә менә соңгы елларда, Шәргыя апа Ибәтуллиналарда инде шактый еш очраша башладык. Чөнки ул да, мин дә авылыбызның “аяклы энциклопедиясе” булган бу ханымга үз гозерләребез белән еш килә идек.
Альта Мәхмүтова – ачык йөзле, ипле табигатьле, ифрат дәрәҗәдә әдәпле, үтә тыйнак кеше. Гади киенә, гади сөйләшә, һәркем белән үзен гади тота. Аннан эчке бер җылылык, яктылык бөркелеп тора. Зур эшләр башкарып, олы дәрәҗәләргә ирешсә дә, ул беркайчан да: “Мин булдырдым”, “Менә мин нинди эшләр майтардым”,-дип мактанмый, һаваланмый, Чөнки белә, сине мактап кешеләр әйтсен, башкалар бәяләсен. Ә бит аның чынлап та мактардай эш-гамәлләре аз түгел.
Газиз милләтен ярату, аның рухи-мәдәни бай мирасын саклау, халкыбызның тарих төпкелләренә яшерелгән аянычлы язмышы турында чынбарлыкны өскә чыгару, тарихи ядкарьләрне барлау, җыйнау кебек зур йөкне үз иңнәреңә ала ул. Елларга сузылган бу эшне башкарып чыгу өчен күпме юллар үтәргә, күпләгән шәһәр архивларында дистәләгән документлар актарырга, аларны өйрәнергә, тарихи вакыйгаларның әлегә исән булган шаһитлары белән очрашу- әңгәмәләр коруга, сөйләнгән фактларны чагыштырырга, фаразларга, дәлилләргә, ниһаять, дөрес нәтиҗә ясау өчен күпме сабырлык, түземлек кирәк.
Тирән белемле, сабыр, тырыш Мөгаллимә зур түземлелек, ихтыяр көче, энергия таләп иткән бу эш-гамәлләрне Казан университетында студентларга белем бирү белән параллель рәвештә алып бара һәм үз алдына куйган максатларга ирешә. Нәтиҗә - күз алдында, безнең кулларда. Без белгән фәнни-популяр , тарихи китаплары:
- Лишь тебе, народ, служенье, 2003 ел
- Пора и нам зажечь зарю свободы, 2006 ел
- Вакыт инде: без дә торыйк, 2012 ел
- Бәзәкәм, туган бишегем, 2016 ел
Соңгы саллы китабы туган авылы Бәзәкәнең 500 еллыгына багышлана һәм үзенең олуг юбилее – 80 яшенә искиткеч зур бүләк ясый. Афәрин, милләт җанлы Галимә.
Альта апа!
Сезне күркәм юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәм. Сезгә саулык-сәламәтлек, бәхет-сәгадәт, җан тынычлыгы телим.
Туганнарыгызның санлавын, шәкертләрегезнең мактавын, авылдашларның хөрмәтен тоеп озын-озак яшәргә насыйп булсын Сезгә!
Әдип әйткәнчә, Сезгә миннән ак телән...
Рәмзия Мөхетдинова.
Хөрмәтле Альта Хаҗиевна! Сибелеп яткан татар тарихын бер тәсбих итеп җыйнау, андагы ак тапларны бетерү юнәлешендә Сез башкарган хезмәтләр гаять зур фәнни кыйммәткә ия. |
Татар халкының мәгърифәтче хатын-кызларына багышланган тирән эчтәлекле фәнни эшләрегез, авылларыбыз, гомумән, төбәгебез тарихын торгызуга куйган көчегез, һичшиксез, киләчәк буыннар тарафыннан да кат-кат бәяләнәчәк әле.
Сезне олуг гомер бәйрәмегез - 80 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәм. Киләчәктә дә шундый күңел көрлеге, ташып торган хезмәт дәрте белән гомер итәргә, яңадан-яңа хезмәтләр язарга насыйп булсын!
Сезгә корычтай нык сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, рух ныклыгы, зиһен байлыгы һәм иҗат уңышлары телим!
Ихтирам белән, Илдар НӘФЫЙКОВ.