• Библиотека

    Дети войны

    Тукай кайта язлар белән.

    Балаларга сугыш турында укыйбыз.

    Тәмле телле булыйк

    Ишетәсезме, җир елый?

    Шләпә турында

    Мин гаиләм белән көчле!

    Хороводы России

    Әламнең данлы юлы

    Ә син Татарстан гимнын беләсеңме?

    Книжка на ладошке

    Татарстанда Л.Н.Толстой елы дәвам итә

    Читайте Толстого!

    Шагыйрь Марсель Гыймазетдинов юбилеена видеооткрытка

    Йөрәк җылым сезгә

    Халкыбызның асыл заты

    Укы әле!

    Әфганчы белән очрашу

    Хезмәт дигән укытучы

    Бөек химик Д.И.Менделеев  

    Онытма безне, Ватан!

    Милли рухыбыз җырчысы

    Онытмый сезне Ватан

    Җылы эзли җаннар

    Мин гашыйк булдым (Менделеевская ЦБС)

    Калфак тегү

    Әкиятләр – зирәклек чыганагы

    Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә тантана

    Сихри сәхнә серләре

    Безнең гаилә фотолары

    VII Дөньякүләм "Әдәби марафон"

    Әйдәгез Пушкинны укыйбыз!

    Туган көнең белән, Ватаным!

    Наши лауреаты

    Тыныч Җирдә бәхетле балачак

    Ак читек

    Укучыга кабул итү

    Күпме хезмәт, күпме һөнәр бездә!

    IX бөтендөнья #әдәбимарафон

    "Хәят" түгәрәгендә кунак

     

    "Гомер җырда калсын" Презентация

    Китап күңелләрне җылытсын

    Кунакчыл Бәзәкә

    Рәхмәт иленә сәяхәт

    Җиңелмәс Ленинград

    Героический Сталинград

    Сильные духом

    Сугыш язган язмышлар

    Х бөтендөнья #әдәбимарафон

    Яраткан эш ялыктырмый

    Тарих эзен саклый жирдэ уткэннэр кайтавазы

    Бэзэкэнен истэлекле урыннары

    Тарих дәвам итә

    Туфан сүзе сагындыра

    Чәчәк ат, Татарстан!

     

    Юксынам дисең син... Марсель Гыймазетдинов

    Юксынам дисең син... Сәләхетдин Таҗиев

    Юксынам дисең син... Зөфәр Гыймадиев

    Өметеңне өзмә - Зөфәр Гыймадиев сүз., Данияр Кабиров көе 

     

    Юксынам дисең син... Гафия Буланова (Фәйрушина)

    Юксынам дисең син... Фәйзелхак Хөснетдинов

    Юксынам дисең син... Фәния Кәримова

    Юксынам дисең син... Фәния Шакирова

    Юксынам дисең син... Габделәзәл Фәйрушин

    Юксынам дисең син... Әнвәр Зиннәтуллин

    Юксынам дисең син ... Мансур Хаҗиәхмәтов

    Бунинны укыйбыз

    Татарстан хөкүмәте гранты

    "Атлар да елый икән"

     Бөек Җиңүнең яшь каһарманнары

    Әкияттә кунакта

    Тәмәкене ташлагыз

    Сихри кар

    Кызыклы ачышлар сәгате

    Каләм белән җиңдек дошманны

    Тел һәм моң – рухи дөнья көзгесе

    "Хәят" эшен дәвам итә

    Көтә белгәннәр полкы. Шайдуллина Нәҗибә Рияз кызы

    Фәйрүшин Габделәзәл Әхмадиша улы иҗаты

    Көтә белгәннәр полкы. Бикмөхәммәтова Хәтимә Сәйфетдин кызы

    Көтә белгәннәр полкы. Гайнетдинова Миниса Гайнетдин кызы

    Көтә белгәннәр полкы. Шакирова Майсорур Садретдин кызы

    Көтә белгәннәр полкы. Нигъмәтуллина Хәтирә Ахун кызы

    Көтә белгәннәр полкы. Камалиева Салиха Сираҗетдин кызы

    Көтә белгәннәр полкы. Шәфигуллина Маһирә Сибгәтулла кызы

    Туган яктан илһам алып. Дифгат Сирай 

    Туган яктан илһам алып. Егор Уткин

    Туган яктан илһам алып. Илгиз Абдуллин

    Туган яктан илһам алып. Наилә Миннәхмәтова

    Туган яктан илһам алып. Иван Алексеев

    Һава еланы әзерләү

    Туган яктан илһам алып. Зиннур Мөхәммәтдинов

    Туган тел – кыйммәтле мирас

    Китап аша табигать дөньясына

    Шагыйрьнең “Күңел сандыгы”

    Туган яктан илһам алып. Нурислам Гафиятов

    Иң әдәпле көн

    Сабитова Гөлнара Хәмәт кызы әтисенең сугышчан юлы белән танышты

    Күңел тынычлыгын югалтканда нишләргә

    Сталинград сугышы елъязмасы

    Ватан сакчыларына дан

    Китап – дустың һәм юлдашың

    Яман гадәт юлдаш булмасын!

    Җаннар иман белән сафлана

    Вакыт һәм хәтер

    Без памяти  о прошлом нет будущего

    Халыкныкы халыкта саклана

    Ах, синема, синема

    Күңелдә язлар әле

    Мәрхәмәтле йөрәк көчлерәк

    Час без гаджета

    Игелек иясе

    Солдатларыбызга бүләкләр җибәрелде

    Шәфкатьлелек мирас булып барсын 

    Хөрмәтле авылдашлар, сайт кунаклары!

    Бәзәкә китапханәсе тарихы

    Тирә-юньдә кызыклы ачышлар

    Аулак ойле һәм гармунлы яшьлегемне сагынам

    Җыр яши күңелдә

    Ачык дәрес

    Коръән алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа

    Нәни җиңүчеләрне котлыйбыз

    Без геройлар токымыннан

    Күңел җылысына үрелеп

    Юбилеегыз белән, Фәния Зиннәтовна!

    Көзге бәйрәм

    Башарова Фәния сугыш кырында ятып калган Шайдуллин Гыйззәтулла Шайдулла улы турында истәлекләр

    Шайдуллин Галимулла Шайдулла улы «За отвагу» медале кавалеры 

    Фания Башарова. Этием Шайдуллин Зиннат Шайдулла улы трудоармия солдаты

    Ханым вә туташлар дикъкатенә

    Марсель Гыймазетдиновны укыйбыз

    Протяни руку дружбы

    Җырлыйк әле, бөтен дөнья моңга күмелсен

    Марсель Гыймазетдиновны укыйбыз

    Хәерле көн, авылдашлар, сайт кунаклары

    Мәрхәмәтле йөрәк көчлерәк 

    Ярдәм янәшә

    Әфганстан безнең хәтердә

    Уникаль кунак

    Без бергә 

    Марсель Гыймазетдинов укулары

    Дети наше будущее

    Йөзләрендә бары елмаю

    Аның тормышта тапкан юлы

    Мәңгелек дан!

     

    Үткәннән башка киләчәк юк

    Солдат даны

    Без бергә!

     

    Бәхет өчен күп кирәкми

    Туган көнегез белән, Фәния ханым!


              Бүген "Минем Бәзәкәм" сайтының актив волонтеры, авылыбызның һәм туган төбәге Әгерҗе якларының чын патриоты Фәния Зиннәт кызы Башарованың туган көне. Фәния ханым үзенең тынгысыз йөрәге, тырыш  иҗади хезмәте белән районыбызда һәм Татарстанда төрле бәйгеләрдә җиңеп, авылыбызның данын еракларга тарата. Шуның белән бер рәттә ул авылның яшьләре белән дә, өлкәннәре белән дә күп төрле даими эшләр алып бара. Ул оештырган "Хәят" группасы СВОга булышуда да, төрле культура чаралары оештыруда да әйдәп баручы. Рәхмәт Сезгә изге гамәлләрегез өчен, Фәния ханым! Сезгә алдагы тормышыгызда ныклы сәламәтлек, бәхет һәм шатлык тулы гаиләгез, балаларыгыз белән бергә озын гомер телибез! Сезнең илһам чишмәсе беркайчан да саекмасын, энергиягез гел ташып торсын!

     

     

    Рәхмәтлемен сиңа, Бондюг ягы

    Бәзәкә китапханәсендә 2017 нче елдан башлап өлкәннәр өчен «Хәят» аралашу түгәрәге эшләп килә, монда аена   2 тапкыр төрле темага  чаралар, очрашулар  үткәрелә.  Ямьле язда хәятлеләр Бәзәкәдә Менделеевск Татар китапханәсенең «Ядкарь» әдәби-иҗади клубын  кабул иткән булсалар, серле көздә хәятлеләрне ядкарьчеләр кунакка дәштеләр.

    «Ядкарь» әдәби-иҗади клубы җитәкчесе китапханәче Гөлназ Хафизова очрашуга зур программа әзерләгән иде: катнашучылар «Геройлар аллеясы»нда , Чернобыль АЭСындагы авария ликвидаторларына һәм интернационалист сугышчыларга багышланган  мемориалда булдылар, шәһит киткәннәр рухына дога кылып чәчәкләр салдылар. Гөлназ Рафкиловна истәлекле урыннарның тарихы турында сөйләп, таныштырып барды.  Кунакларны шәһәрдә узган көз генә ачылган «Атмосфера» күргәзмәләр үзәгендә Разия Биктимерова үзе каршы алды һәм кул эшләре, картиналар күргәзмәсе белән таныштырды.

    Очрашу Татар китапханәсендә «Рәхмәтлемен сиңа, Бондюг ягы» дигән тема астында дәвам итте. Ядкарьчеләр  Гөлниса Евдокимова, Фәридә Гәрәева, Венера Миназова, җирле шагыйрә Диләрә Хуҗина үзләренең шигъри җыентыклары белән таныштырдылар, шигырьләрен укыдылар, иҗатка этәргеч биргән серләре белән уртаклаштылар, илһам биргән, үрнәк алган  күренекле затларны искә алдылар. Ядкарьчеләрнең иҗаты дәрәҗәле әдәби-нәфис, иҗтимагый «Мәйдан» журналында урын алган булуы да аларның осталыкларын күрсәтә.

    Бәзәкәлеләр арасыннан  5 китап авторы Рәмзия Мөхетдинова  чыгыш ясады, хезмәтләре белән таныштырды. Әле иҗат юлына беренче адымнарын гына ясаган  Фәймә Галимова, Рәмзия Туктаманова шигырьләрен укыдылар.

    Гамьле әңгәмә китапханәнең уку залында әзерләнгән түгәрәк мул өстәл артында күңелле аралашу, җыр-моң белән дәвам итте.

    Хәятлеләр әлеге очрашудан киң мәгълүмат , җаннарына рухый азык алып рәхмәтле булып  кайттылар.

     

    М.Җәлил тормышы һәм иҗаты

     

      Бәзәкә авыл китапханәсендә урта мәктәп белән берлектә (директоры Л.С Шакиров) 8-9 сыйныф укучылары өчен татар шагыйре, Ленин премиясе лауреаты, Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерен биргән Советлар Союзы Герое М. Җәлил тормышына һәм иҗатына багышланган «М.Җәлил. Тормышы һәм иҗаты»дигән темага интеллектуаль уен үткәрелде.

      Уенда 8нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары катнаштылар. Укучылар ике командага бүленеп, үткәннән бүгенгегә параллель үткәрделәр -танылган шагыйрь тормышының кызыклы  мизгелләрен искә төшерделәр, иҗатының зур өлешен алып торган Бөек Ватан сугышы темасы буенча сорауларга җавап эзләделәр.  Программа берничә раундта үтте,  һәр этап билгеле бер темага багышланды. Чара җанлы шартларда узды, балалар  белемнәрен күрсәттеләр һәм беррәттән үзләре өчен күп яңалыклар ачтылар. Дөрес җаваплар өчен командалар  баллар җыйдылар.

      Уен ахырында Бәзәкә урта мәктәбе укытучысы Закирова Г.Ш. уенга йомгак ясады. Күбрәк баллар  җыеп, «Красные ромашки»командасы җиңүче булды. Әлеге чара  «Пушкин картасы» буенча үткәрелде.

     

    Ф.Башарова

     

    Мәрхәмәтлелек  йөрәктә яши

    1 нче октябрь – Өлкәннәр көне белән,  илебездә изгелек һәм ихтирам атналыгы башланып китте. Бу көнне без өлкәннәрне котлыйбыз, аларның гомер буе башкарган хезмәтләре өчен  рәхмәт белдереп хөрмәт күрсәтәбез.

    Ә менә  Бәзәкә авылы китапханәсенең өлкән яшьтәге актив укучылары бу атнада, илебез өчен авыр көннәрдә, МХОга ярдәм йөзеннән мәрхәмәтлелек акциясе үткәрик дигән башлангыч белән чыктылар, ватниклар һәм салфеткалар әзерләргә тәкъдим иттеләр.

    Авылның беренче көнне җыелган иң ярдәмчел һәм мәрхәмәтле хатын-кызлары Өлкәннәр көнендә аеруча тырышып эшләделәр, 100 салфетка һәм 100 дән артык ватник әзерләделәр. Аллаһның рәхмәтләре яусын сезгә, өлкәннәребез, аяк-кулларыгыз сызлаусыз булсын.

    Атна буе дәвам итәчәк әлеге акция көннәрендә китапханә иртәнге 9.00 сәгатьтән эшләячәк. Читтә калмагыз, авылдашлар, безгә кушылыгыз.

     

    Ф.З.Башарова

    Сезгә карата хөрмәт һәм ярату белән...

         Урамда көз хакимлек итә, аның да иң матур вакыты - әбиләр чуагы. Алтын көздә без көтеп алган иң матур бәйрәм - Өлкәннәр көне, шәфкатьлелек һәм хөрмәт атналыгы билгеләп үтелә. Әлбәттә, бу бәйрәмнең елның шушы чорында үткәрелүенең үзенә күрә бер сере дә бар: айлар буе чәчәк – гөлләргә күмелеп, җәй җылысында хозурланган көннәр үтеп , алар урынына тулышып пешкән җиләк-җимешләре, өлгергән икмәге, амбар тулы нигъмәтләре белән көз килде. Нәкъ кеше гомере кебек: аның да яшәреп-яшьнәп йөргән вакытларын акыл җыеп, бай яшәү тәҗрибәсе туплаган еллары алыштыра бит.
         4 октябрь көнне Бәзәкә авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә өлкәннәргә  бәйрәм уңаеннан концерт программасы тәкъдим итте.

         Хөрмәт һәм ярату белән  кичәдә өлкәннәрне  Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы И.И.Кашафутдинов, мәдәният хезмәткәрләре  ихлас котладылар, гомер буе куйган хезмәтләре, бүгенге көндә дә МХОга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр, изге теләкләрен җиткерделәр.

         Хөрмәт һәм ярату белән өлкәннәргә  Бәзәкә мәдәният йорты үзешчәннәре А.Нәбиева, М.Костина, Л.Сипатова, Р.Дождикова , мәктәп укучылары матур җырларын, Бәзәкә мәдәният йортының “Ялкын” балалар бию ансамбле  биюләрен бүләк иттеләр. Авылдашларыбыз Ф.Галимова, Р.Туктаманова эчтәлекле шигырьләр укыдылар. Бәйрәмдә катнашучылар  Р.Гатауллинның тальян гармунына кушылык яшьлек җырларын башкардылар. Бәйрәм кайнар чәй табыны янында дәвам итте.

    Кичәне алып барды китапханәче Ф.Башарова. 

     

    Ф.Башарова

     

    Мәрхәмәтлелек йөрәктә яши

     

         1-7  октябрь көннәрендә Бәзәкә авылы китапханәсенең көмеш волонтерлары «Мәрхәмәтлелек йөрәктә яши» дигән патриотик акциядә катнаштылар. Шушы көннәр эчендә  ярдәмчел һәм мәрхәмәтле авылдашларыбыз Фәймә Галимова, Ильһамия Шакирова, Рәүфә Хөрмәтуллина, Әкълимә Закирова, Гөлфания Калимуллина, Мәсгүдә Плотникова, Гүзәл Салимова, Розалия Таһирова, Рәшидә Салихова, Рәмзия Туктаманова, Вәсилә Гараева, Фәния Башарованың  кайгыртучан куллары белән госпитальләр  өчен 358 данә ватник, 350 данә салфетка әзерләнде. Чын күңелдән башкарылган эшләр һичшиксез  батыр егетләрнең  гомерен саклап калырга ярдәм итәр дип ышанабыз. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт, авылдашлар.  Моннан соң да бергә калыйк, Җиңү көненә бергә  атлыйк!

     

    Ф.Башарова

     

    Яраткан шөгыль җанга дәва

    Бәзәкә китапханәсе каршында эшләп килүче «Хәят» түгәрәге өлкәннәре бакчадагы көзге эшләрне тәмамлаганнан соң яңадан бергә җыелдылар. «Яраткан шөгыль җанга дәва» дип исемләнгән чираттагы утырыш хәятлеләрнең  мавыгуларына багышланган иде.

    Мавыгуларыннан  тәм тапкан, ләззәт алган хәятлеләр рәхәтләнеп  шөгыльләре турында - чигү, бәйләү, пешерү, чәчәк үстерү, дәвалау үләннәре җыю турында  сөйләделәр, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, хәтта  үзләре генә белгән серләре белән дә бүлештеләр. Гомумән,  хатын-кыз күңеле яткан хезмәт башкарганда,  иҗат иткәндә, ул үзен-үзе эчке гармониядә  тоя. Фикернең иҗади очышы яхшы кәеф  тудыра һәм ул  аны чолгап алган бөтен нәрсәгә дә күчә. Шулай итеп,  хатын-кыз дөньяны матуррак итә.

    Чараның икенче өлешен хәятлеләр кайнар чәй өстәле артында үткәрделәр. Өлкәннәр декадасы буларак, китапханәче өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, 10 сәламәт яшәү кагыйдәсе белән таныштырды,  сәламәт яшәү рәвеше турындагы әдәбият белән таныштырды.

    Шигырь телендә сер сөйли җилләр

    “Кешенең кайткан җире бер генә була. Киткән җире генә күп була кешенең”

    (Т.Миңнуллин)

     

    Бер төркем бәзәкәлеләр 2024 елның апрель аенда Алабуга шәһәренең А.Пушкин исемендәге  китапханәдә  “Шибаев укуларында” катнашып, авылдашыбыз Равил Шибаевның иҗаты белән танышып, аны котлап кайткан идек. Инде менә тагын бер сөенечле яңалык җиткерәбез. “Мәйдан” әдәби-нәфис, иҗтимагый журналының 10 нчы санында  Р.Шибаевның шигырьләре дөнья күрде! Әнисенә, мәхәббәт темасына багышланган, авторның күңел халәтен яктырткан шигырьләре “Илһам канатларында” рубрикасында  урын алган. Күңелендә шигырь уты янган сәләтле авылдашыбызны иҗаттагы уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз! Һәм, әлбәттә, горурланабыз! Бәзәкәне иҗаты белән бөтен республикага таныткан шагыйрь Марсель Гыймазетдиновның дәвамчылары булуына  сөенәбез! Кайда гына яшәсәләр дә, иҗат итсәләр дә, исемнәре Бәзәкәлеләр булып кайта бит!

    Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын сезгә, Равил Фәйзи улы!

    Ф.Башарова

    Өйле булу – көйле булу

           Гаилә - безнең һәрберебез өчен иң мөһиме. Анда безнең өчен иң якын һәм газиз кешеләр яши. Без аларны яратабыз, аларга  бәхет һәм яхшылык телибез. Һәм нәкъ менә гаиләдә без  җаваплылыкка,  кайгыртырга һәм хөрмәт итәргә өйрәнәбез.

           Бәзәкә авыл китапханәсендә өлкәннәр өчен эшләп килүче «Хәят» түгәрәгенең чираттагы утырышы -  « Өйле булу – көйле булу» дигән темага әңгәмә, гаиләгә багышланды.

           Өлкәннәр үзләренең кабатланмас яшьлекләрен искә алып балаларын үстергән елларны искә алдылар, буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләр - яучылык, никах, килен төшерү, өй киендерү, балага исем кушу, бәби чәе һ.б.,  гаилә бәйрәмнәрен һәм милли бәйрәмнәр - туган көннәр, карга боткасы, сабантуй турында сөйләштеләр. Үзләре алып килгән һәм  «Тату гаилә – оҗмах түре» дип исемләнгән күргәзмәдә урын алган фотоларның тарихларын сөйләделәр, күңелләрендә уелып калган вакыйгалар белән бергә якыннарын һәм күршеләрен  искә алдылар, «Гаилә – бәхет ачкычы» дигән видеоязма карадылар. Китапханәче темага кагылышлы күргәзмәдәге әдәбият белән таныштырды, Р.Насыйбуллинның «Гаиләгә мәдхия» поэмасын укыды.

          Күңелле аралашу кайнар чәй табыны янында дәвам итте.

     

    Ф.Башарова

     

     

    Курить не модно, дыши свободно

        Международный день отказа от курения ежегодно отмечается в третий четверг ноября. В 2024 году он приходится на 21 ноября. Его главной целью является привлечение внимания общественности к негативным последствиям курения табака.   

       В Международный дня отказа от курения библиотекарь Бизякинской сельской библиотеки совместно с Бизякинским СОШ провели акцию «Курить не модно, дыши свободно», направленную на профилактику вредных привычек и популяризацию здорового образа жизни.

       Дети узнали о вреде курения сигарет, о том, что курение – одна из самых значительных угроз здоровью человека, о вредных и опасных для жизни веществах, которые входят в состав сигарет, о болезнях, возникающих вследствие продолжительного курения.

       В заключение мероприятия сотрудник библиотеки пожелала ребятам не попадать в пожизненную зависимость к вредным привычкам.

    Фото

     Волонтер-ул яшәү рәвеше

    Җырлы-моңлы очар кошыбыз









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться